Табигать ул – гүзәллек, могҗиза, тылсым
7
Сентябрь 2015
Дүшәмбе
7 сентябрь көнне Шәһәр үзәк китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә 5 нче һәм 10 нчы мәктәп укучылары өчен “Табигать ул – гүзәллек, могҗиза, тылсым” дип аталган бердәм экология дәресе үтте. Дәрес барышында балалар шәһәребезнең паркларына һәм скверларына багышланган презентация карадылар. Әлеге дәрестә «Түбән Кама» милли паркы хезмәткәрләре дә катнашты. Кунаклар укучылар белән табигатьне, әйләнә-тирәлекне саклауның мөһимлеге хакында әңгәмә үткәрделәр, сулыкларны, урманнарны пычратмаска, агачлар утыртырга өндәделәр. |