Яңа ел уенчыгының гаҗәеп маҗаралары (0+)
9
Гыйнвар 2023
Дүшәмбе
Яңа ел каникулларында шәһәр Үзәк китапханәсенә күңелле «Яңа ел уенчыгының гаҗәеп маҗаралары» дип аталган күңел ачу программасында катнашырга дип балалар килде. Монда алар яңа ел чыршысы уенчыклары һәм бизәү әйберләре тарихы белән таныша, викторина сорауларына җавап бирә, совет чоры уенчыкларын үз куллары белән тотып карый алды. Күп еллар элек әби-бабайлары ясаган сыман кәгазьдән яңа ел уенчыклары ясарга өйрәнделәр. Шуннан соң балалар кәгазь гирляндалар һәм фонарьлар белән чыршыны бизәде һәм чыршы тирәли яңа ел җырлары җырлап әйләнде. |