Үзәк балалар китапханәсендә «Халык кәсепләре могҗизалары» (6+)

Атна дәвамында Үзәк балалар китапханәсендә кече мәктәп яшендәге укучылар өчен Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган «Халык кәсепләре могҗизалары» дигән чара узды. 

чудеса
2 нар пром
3 нар пром
1 нар пром

Балалар Россиянең осталыклары белән танылган почмакларына сәяхәт кылды. Алар зур кызыксыну белән халык кәсепләре: хохлома бизәкләре, гжель керамикасы турында сөйләгәнне тыңлады. Дымково, Филимоново, Каргопольның балчыктан ясалган уенчыклары турында кызыклы мәгълүмат алдылар. Чыгыш халык кәсепчелеге эшләренең фото-рәсемнәреннән торган слайдларны күрсәтү белән үрелеп барды. Балалар әлеге эшләнмәләре кем ясавын, бу һөнәрнең килеп чыгуы һәм бүгенге  көнгә кадәр ничек саклануы турында белде. Гжельның «Зәңгәр әкияте», Хохломаның «агач алтыны», Россия образына әверелгән Матрешка, һичшиксез, балалар күңелендә якты эз калдырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: