Китап патшалыгы могҗизалары (6+)
31
Март 2022
Пәнҗешәмбе
Язгы каникул көннәрендә 17 нче санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары белән әдәби-уен программалары сериясе уздырды. Китапханәче белән бергә балалар яз турында мәкальләр һәм табышмакларны искә төшерде, «Иң җитез!», «Язны сурәтлә», «Мәкальне җый!» уеннарында катнашты. «Исәнме, яз!» бәйгесе аеруча күңелләренә хуш килде, балалар бик теләп «Китап белән дус бул» әдәби викторинасында катнашты, вакытларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрде. |