Җәй елмаеп-көлеп торсын! (6+)
13
Июнь 2019
Пәнҗешәмбе
Балалар өчен җәй – ул иң шатлыклы, күңелле вакыт, моңа гаҗәпләнерлек тә түгел, чөнки бу – җәйге, иң озын каникуллар чоры. Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлегендә бал корты Майя белән вакытларын күңелле итеп уздыру өчен балалар җыелды. Майя аларны күңелле уеннар, кызыклы табышмаклар, шаян эстафеталары белән каршы алды. Бал кортына ярдәмгә Винни-Пух килде. Ул балалар өчен хайваннар дөньясы турында викторина уздырды. Чара азагында барысы бергәләп «Яшәгән ди, булган ди бер бал корты» мультфильмын карады. |