Китап дөньясы турында син нәрсә беләсең (6+)

25 май көнне 17 нче санлы китапханәдә яшь китап сөючеләр өчен «Китап дөньясы турында син нәрсә беләсең» дигән викторина узды.

Что ты знаешь..
IMG-20220525-WA0037
IMG-20220525-WA0015
IMG-20220525-WA0026

Чара башында балалар китап һәм укуның файдасы турында әңгәмәне тыңлады, китаплар турында мәкальләрне искә төшерде, кирегә әйләндерелгән сүзле уйнады; аннан соң мультфильмнан өзек буенча әсәрнең төп героен һәм авторын ачыклады. 
Балалар игътибарына «Шигырьне дәвам ит», «Геройны таны» уены, «Әдәби калейдоскоп» интерактив уены тәкъдим ителде.
Чарага килүчеләр «Яхшы кәеф өчен уку» күргәзмәсендәге китаплар белән танышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: