Яшь ата-аналар өчен консультация (18+)

16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре «3 яшькә кадәрге нәниләргә нәрсә укырга» исеме астында яшь ата-аналар өчен консультация уздырды.

что почитать детям
IMG-20211111-WA0049
IMG-20211111-WA0015
20211112_085743 (1)
IMG-20211111-WA0024

Консультация барышында китапханәче мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен заманча укуның үзенчәлекләре турында сөйләде, балаларны хәзерге заманның нинди нәфис әдәбияты белән таныштырырга һәм моны кайсы яшьтә эшләсәң уңышлырак булуы турында тулырак мәгълүмат бирде. Очрашу барышында әти-әниләр өчен «Баланы укырга өйрәтүгә әзерлек» дигән тест үткәрелде, шулай ук «Балагызның яраткан китабы» исеме астында сорауларга җавап бирделәр. Анда ата-аналар белән бергә балалар да катнашты: әти-әниләре җавапларны «кәгазь-китапчыклар»га язды, ә балалар аларны бик теләп «Яраткан китаплар агачы»на беркетте. Чарага килүчеләр зур кызыксыну белән Family Tree һәм «Самокат» нәшрияты уртак проектының «3 яшькә кадәрге балаларга нәрсә укырга» видеоязмасын карады, китапханәдәге әлеге яшь категориясенә туры килүче китаплар белән танышты. 

Чара «Бу үзара мөнәсәбәт буенча безнең уртак уңышыбыз: «бала – гаилә – балалар бакчасы – китапханә». Бергә үсәрбез!» – дигән сүзләр беләр тәмамланды, ә ахырда бар катнашучылар әдәбият исемлекләре һәм чакыру визиткалары алды. Очрашу җылы һәм дустанә аралашу рухында үтте.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: