«Әгәр яшьлек белсә…»: укучылар конференциясе (12+)

Рус әдәбияты классигы И.А.Гончаровның 210 еллык юбилее якынлашканда, яшь чаллылылар язучының иҗаты буенча 13 нче санлы китапханә уздырган укучылар конференциясендә катнашты. 

Чара барышында Гончаров үз иҗатында яктырткан темалар буенча фикер алыштылар: Россия, XIX гасырның 40-60 нчы елларында рус тормышында килеп туган кичектергесез мәсьәләләр. Катнашучылар идея һәм карашлар, мәсьәләләр һәм сорауларның актуальлеге турында кичерешләре белән уртаклашты; язучы язмышы һәм аның иҗаты арасында үзара бәйләнешне ачыклады, танылган «Обыкновенная история», «Обломов» һәм «Обрыв» романнарын нәрсә берләштерүен аңларга тырышты.
Язучының танылган «Обломов» романына аерым игътибар бирелде: әдәбият белеме буенча сораулар күтәрелде, шул ук исемдәге фильмнан өзекләр күрсәтелде, тексттан геройларга портрет тасвирламасы бирелгән юллар укылды, катнашучылар романның кайсы геройларына бу тасвирламаларның туры килүен ачыклады. 
«Обломов»та автор «үз бурычы итеп – торгынлык, йокы халәте, хәрәкәтсезлекне сурәтләү»не куйды, шул рәвешле, төп геройның үз-үзен тотышы, кылган гамәлләре мотивлары, рухи халәтенең психологик анализы каралды. 

Поделиться: