Китап укучылар Бөтенроссия акциясендә катнашты (0+)

Шәһәр Үзәк китапханәсенең яшь китап сөючеләре Бөтенроссия акциясендә бик теләп катнашты.

Халыкара Китап бүләк итү көнендә китапханә хезмәткәрләре укучыларны китапханәгә чакырды. Кунаклар күчтәнәч итеп үзләренең яраткан китапларын алып килгән. Әлбәттә, бу китапларның һәрберсе безнең китапханәдә үз укучысын табачак.

2019
5
6
3

Укучылар үзләреннән соң укыячак кешеләргә изге теләкләрен язып,  китапларына беркетеп калдырды.

Алар шулай ук әлеге акциягә карата фикерләре белән уртаклашты:

 

«Бик күп балаларның өйләрендә әллә кайчан укылган китаплары ята. Бу китаплар белән башкалар да куллана алсын өчен, аларны тагын кемгәдер тапшырсалар яхшы булыр иде».

(Аргучинская Наталья)

 

«Китапны бик яратып укысам, башкалар белән дә уртаклашасым килә башлый һәм менә хәзер ул яхшы кулларга эләксен өчен, мин аны кая алып килергә икәнен беләм».

(Федосеева Екатерина)

 

Китапханә бик рәхмәтле булып, әлеге китапларны кабул итеп алды.

Алар арасында төрле тематикага багышланганнары бар: балалар һәм зурлар өчен, әкиятләр һәм хикәяләр, шигырь һ.б. китаплар.

Акциядә катнашучыларның һәрберсенә зур рәхмәт белдерелде.

Менә берничә ел инде китапханәдә «Буккроссинг» акциясе даими үткәрелеп килә. Укучылар үзләренең китапларын алып килә һәм аларны башка укучылар өчен калдыра. Даими укучыларыбыз китапханәгә ел дәвамында шундый бүләк ясый.

Без әлеге китапларның һәрберсе үз укучысын табар дип ышанып калабыз!

Акциядә 18 кеше катнашты, алар китапханә хәзинәсен 25 китапка баетты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: