Укы, уйна һәм ял ит (6+)

17 нче санлы китапханәдә балалар өчен «Укы, уйна һәм ял ит» дигән танып белү-уен программасы узды.

фото
IMG_20211008_123821
IMG-20211008-WA0012
IMG_20211008_120238

Балалар «Әкият белгечләре» викторинасында әкият геройлары исемнәрен атады, үзләре яраткан шигырьләрне укыды, төрле әсәрләрдән персонажларны сурәтләргә тырышты. Интерактив 4D-уен форматындагы тулыландырылган чынбарлык булган китаплар аларны аеруча үзенә җәлеп итте. Зур мавыгу белән китап персонажларының җанлана һәм хәрәкәтләнә башлавын күзәттеләр.
Балалар игътибарына шулай ук «Таныш булыгыз – яңа китаплар» дигән күргәзмә тәкъдим ителде, анда һәркем үзе өчен кызыклы әдәбият таба алды. Чара барышында яшь кунаклар белемнәрен һәм тапкырлыкларын гына күрсәтеп калмады, алар бик күп яңа һәм файдалы мәгълүмат та туплады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: