Китапханә «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара акциясенә кушылды (6+)

12 май көнне 14 нче санлы китапханә янәдән Самара өлкә балалар китапханәсе игълан иткән «Балаларга сугыш турында укыйбыз» Халыкара акциясенә кушылды. Акциядә мәктәпкәчә һәм кече мәктәп яшендәге балалар катнашты. 

Китапханәче А. Митяевның «Треугольное письмо», «Мешок овсянки» хикәяләрен укыды. Укыр алдыннан язучының балаларга мөрәҗәгате тәкъдим ителде. Анда автор, сугыш башка кабатланмасын өчен, без барысын да эшләргә тиеш, дип белдерә. Һәм моның өчен солдат батырлыгы, аның кыюлыгы һәм Ватанга тугрылыгы турында онытмаска кирәк. Балалар зур игътибар белән хикәяләрне тыңлады, геройлар өчен борчылды. Анатолий Митяевның әдәби әсәрләре фронтта гади солдатның тормышын – атышлар тынып торган арада солдатларның ни белән шөгыльләнүен, аларның хыялларын бик яхшы гәүдәләндерә. Һәр хикәяне укыганнан соң, балалар сорауларга җавап бирде, үз кичерешләре белән уртаклашты. Мондый акцияләр илебез үткәненең героик битләре турында күбрәк белергә һәм Бөек Ватан сугышы турында хәтерне сакларга булыша.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: