Балаларга сугыш турында укыйбыз (0+)

2022 елның 5 маенда 14 нче санлы китапханә «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XIII Халыкара Акциясенә кушылды. Уникаль акция Самара өлкә балалар китапханәсендә барлыкка килде һәм 2010 елда беренче тапкыр үткәрелде. Ел саен аңа Россия һәм аннан читтә урнашкан берничә меңләгән балалар учреждениеләре кушыла. 

читаем детям …
IMG-20220505-WA0039
IMG-20220505-WA0052
IMG-20220505-WA0028
IMG-20220505-WA0050
IMG-20220505-WA0036
IMG-20220505-WA0018

Бөек Ватан сугышы турында хәтер һәрвакыт безнең йөрәкләрдә яшәячәк. Бөек Җиңүгә никадәр вакыт узса да, без фашистларга каршы рәхимсез сугышта тарихи җиңүгә ирешкән солдатларыбыз, партизаннарыбыз, тыл хезмәтчәннәренең үлмәс батырлыгы тудырган күтәренке рухны янәдән кичерәбез.  
Бу көнне 12 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен Лев Кассильның «Памятник Советскому солдату» хикәясе укылды. «Азат итүче сугышчы» – үлемнән коткарып, кулына кечкенә кызны күтәргән солдатка Берлинда куелган һәйкәл шулай атала. Хикәяне укыганнан соң, балалар фикер алышуда актив катнашты һәм «Бу хикәя кем турында? Сугыш кайда тәмамланган? Берлин урамында нәрсә булган? Ни өчен солдат немец кызын коткара? Солдатны герой дип атарга буламы? Ни өчен? Безнең солдатларга немец халкы рәхмәтен ничек белдерде?» кебек сорауларга җавап бирде.

Әйе, безнең солдат ул кызны гына түгел, ә дөньяның бик күп балаларын коткара. Шуның өчен аңа һәйкәлләрне безнең илдә генә түгел, ә башка илләрнең бик күп шәһәрләрендә урнаштырдылар. Әлеге сынлы композиция – Германиягә үч алыр өчен түгел, ә балаларны яклау өчен килгән, барысын да үз җилкәсендә татыган солдатыбызның чын характеры, кешелеклеге һәм рухи көчен күрсәтүче бер дәлил. 
Китапханәче балаларга Чаллы шәһәрендәге Бөек Ватан сугышы геройларына багышланган һәйкәлләр турында сөйләде. Әлеге чара укучыларда зур кызыксыну тудырды һәм алар ата-аналары белән бергә һәйкәлгә барып, чәчәкләр салырга һәм совет солдатларын искә алырга теләк белдерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: