15 нче санлы китапханә «Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясенә кушылды (6+)
15 нче санлы китапханә «Көзге мәрхәмәтлелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясендә актив катнаша.
Китапханә хезмәткәрләре, 10 сентябрь көнне гражданлык җаваплылыгы күрсәтеп, үз теләкләре белән «Яр буе» паркы территориясен җыештыруда катнашты. Елга ярындагы һәм парк зонасындагы чуп-чарларны җыештырып, китапханәчеләр әйләнә-тирә мохитнең чисталыгын саклауга үз өлешләрен кертте. 11 сентябрь көнне акция кысаларында пенсионерлар арасында «Көнне иртәнге зарядкадан башлыйбыз!» исемле урамда спорт сәгате уздырды. Кайбер пенсионерлар чарага үзләренең спорт инвентарьларын да алып килгән иде. Моның белән спорт аларга көр күңелле, дәрт-дәрманлы, булырга, тормышны яратырга һәм «сәламәт тәндә – сәламәт рух»ны сакларга ярдәм итүен күрсәтте. Акциядә катнашучылар буыннар активлыгын арттыручы, йөрәк эшчәнлеген яхшыртучы күнегүләр турында, организмның төрле авыруларга каршы торучанлыгын арттыру өчен нинди ризыклар кулланырга кирәклеге хакында белде. Актив сәламәт тормыш рәвеше алып баручы Т.М.Лебедеваның чыгышы барысы өчен дә кызыклы булды. Ул күптән түгел скандинавия йөреше белән шөгыльләнә башлады һәм хәтта үзенең тарафдарларыннан команда җыя алды! Китапханәче сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаучы китаплар турында сөйләде һәм иртәнге зарядка өчен берничә гади, әмма файдалы күнегүне тәкъдим итте. Чарага килүчеләрнең барысы да канәгать калды һәм, саф һавада очрашып, физик күнегүләр ясау, аралашулар ешрак булсын иде, дигән теләктә калды. 15 нче санлы китапханә 5 нче балалар хастаханәсенең уртанчы сыйныф укучылары өчен оештырган «Сәламәт бул» акциясендә дә катнашты. Балалар алдында медицина психологы Е.В.Орехова һәм дәвалау физкультурасы инструкторы Л.С.Хикмәтуллина чыгыш ясады. Алар гәүдә торышы бозылу һәм аны кисәтү чаралары турында сөйләде, савыгу өчен киңәшләрен бирде һәм балаларның умыртка сөяген ныгытучы күнегүләр белән таныштырды. Теманы дәвам итеп, китапханәче сәламәтлекнең тормыш нигезе булуы турында искә төшерде. Чыннан да, исәнлек булганда гына кеше үзенең теләк-омтылышларына ирешә, тирә-юньне танып белә, җәмгыять тормышында актив катнаша, хезмәттән, уеннан, биюдән, физик күнегүләрдән ямь таба. Ул укучыларга да зарарлы гадәтләрне урап узып, үз сәламәтлекләренә дөрес мөнәсәбәт тәрбияләргә кирәклеге турында әйтте. Балалар сәламәт тормыш рәвешенә багышланган белешмәлекләр, «Тормышыңның кадерен бел» күргәзмәсендәге китаплар белән танышты. |