«Укытучы китап битләрендә»: әдәби сәгать (6+)

Матур әдәбият әсәрләрендә тасвирланган мәктәп дөньясы бай һәм күпкырлы. Укытучы, Мәктәп, Укучы образы сурәтләнгән күп кенә мәктәп темасына кагылышлы романнар, повестьлар, хикәяләр турында сүз барды Укытучы һәм остаз елына багышланган «Укытучы китап битләрендә» дигән әдәби сәгатьтә. Ул 27 март көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәгендә узды. Балалар Ч. Айтматовның «Первый учитель», В.П. Астафьевның «Фотография, на которой меня нет», В. Распутинның «Уроки французского», В. Железниковның «Чучело», Ю. Вяземскийның «Шут» һ.б. әсәрләрдән укытучыларның авыр, әмма игелекле хезмәте турында белде. Чара азагында өлкән сыйныфлылар әдәби викторинада актив катнашты һәм үз укытучыларын ничек хөрмәт итүләре турында сөйләште. 

Поделиться: