«Космик юллар штурманы»: танып белү уены (6+)

25 март көнне Балалар китабы атналыгы һәм язгы каникуллар кысаларында башлангыч сыйныф укучылары өчен 15 нче санлы китапханә «Космик юллар штурманы» дигән танып белү уены уздырды. Балаларны Йолдызчык киемендә алып баручы каршы алды. Ул аларга яхшы таныш космос белән бәйле терминнарны искә төшерде, һәм «Зиһен иясе» викторинасы уздырды. «Космопазл» һәм «Планеталарны бер рәткә тез» өстәл уеннары балаларга уйнарга ярдәм итте.

ф15
IMG_20230323_143101
IMG_20230323_130145
IMG_20230322_124029
IMG_20230323_130632
IMG_20230323_122443
IMG_20230324_122419

Укучылар янына кунакка Кояшкай керде. Ул космик күренешләр турында табышмаклар әйтте һәм алар белән «Нурларны җый» дигән хәрәкәтчән уен үткәрде. Уенны балалар тарафыннан җыелган космик картаны җентекләп тикшерү дәвам итте. Командаларга бүленеп, алар Кояш системасы планеталарын, астероидлар поясын, кометаларны, йолдызлыкларны һәм хәтта кара тишекне таныды.  
Чара азагында балалар «Кояш системасы планеталарын өйрәнәбез» мультфильмын карады һәм «Юрий Гагарин: галәмнең йөзенә карап тордың син» дигән китап күргәзмәсе белән танышты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: