«Күңелләрдә шигырь моңнары»: шигъри кәеф сәгате (18+)

22 март көнне Бөтендөнья шигърият көне кысаларында «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә 1 нче санлы китапханә «Күңелләрдә шигырь моңнары» дигән шигъри кәеф сәгате уздырды. Бу барлык шигърият сөючеләр, шигырьләргә, матур сүзгә һәм шигъри образларга битараф булмаган кешеләр бәйрәме. Китапханәче «Шигърият көне» бәйрәменең тарихын сөйләде, шуннан соң һәрберсе теләк буенча яраткан шигырьләрен укый башлады. Әгәр кемдер шигырьне искә төшерә алмаса, аңа күргәзмәдәге теләсә кайсы җыентыкны сайлап алырга һәм үзенә ошаган шигырьне укырга тәкъдим ителде. Ф. Яруллин, Р. Миңнулин, Ф. Гыйззәтуллина, Г. Әхтәмова һ.б.ларның шигырьләре яңгырады. Укучылар матурлык хисләренә чумды һәм шигъри сүзнең матурлыгын тойды. 

Поделиться: