«Әдәби мафия»: рольле уен (12+)
20
Февраль 2023
Дүшәмбе
Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре укучылар өчен рус классиклары әсәрләре буенча «Әдәби мафия» дигән рольле уен уздырды. Әдәби мафия танылган «Мафия» уенын күз алдында тота, әмма бу очракта әдәби геройлар белән. Мәктәп укучылары җинаятьләрен тасвирлау буенча әдәби геройларны таныды, битлек астында нинди язучы яшеренгәнен ачыклады, геройлар юллаган тылсымлы хатларны укыды. |