«Китап белән дуслаш»: дуслар кичәсе (0+)

27 май көнне, «Букчадагы китаплар: иң яхшы әдәби уку» программасы кысаларында, 8 нче санлы балалар китапханәсендә Бөтенроссия Китапханәләр көненә багышланган «Китап белән дуслаш» дигән дуслар кичәсе узды. 

друзей…
IMG_20220527_094344
IMG_20220527_094018
IMG_20220527_093308
IMG_20220527_092736
IMG_20220527_091812

Яшь китап сөючеләр иң әкияти, яхшы күңелле һәм кызыклы әкият, хикәя һәм шигырь геройлары яши торган «китап иле»нә мавыктыргыч сәяхәт кылды. Чара кунакларын әдәби геройлар көтте, алар китапханә кагыйдәләре белән таныштырды, китап укуның әһәмияте һәм аңа карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәклеге турында сөйләде. Шулай ук балалар китапны дөрес сайлап алу, китапханәдә китапларның урнашу принцибы, һәр китапның киштәдә үз урыны булуы, шунда саклануы турында белде. Укучылар «Әкият белгечләре» викторинасында, «Яраткан китап битләре буйлап» бәйгесендә һәм «Укыйбыз-уйныйбыз» уку уенында катнашты. Китапханә дуслары гаҗәеп матур китап дөньясына кереп чумды. 
Чара азагында әкият геройлары балаларны чын-чынлап китап белән дуслашу өчен китапханәгә язылырга чакырды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: