«Укучының мәдәни көндәлеге -2022» проекты җиңүчеләре (6+)

«Укучының мәдәни көндәлеге» – 2014 елда старт алган республика мәдәни-белем бирү проекты. Проектны Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә ТР Мәдәният министрлыгы оештыра. Уку елы дәвамында мәктәп укучылары сыйныф яки ата-аналары белән үз шәһәрләрендә, шулай ук Россия һәм Татарстанның башка төбәкләрендә мәдәният учреждениеләрендә, тарихи урыннарда була. 

2021/2022 елгы уку елында «Укучының мәдәни көндәлеге» дигән брошюра шәһәрнең гомуми белем бирү мәктәпләренең 1 нче сыйныф укучыларына бирелде. Алар мәдәни көндәлекнең битләрен матур итеп бизәде, биремнәр үтәде, сорауларга җавап бирде, фотолар белән тулыландырды, рәсемнәр ясады һәм укыган китаплары, музей һәм театрга барулары, кино, концерт һәм спектакльләр караулары турында хис-кичерешләре белән уртаклашты. 

2-4 нче сыйныфлар ирекле темага истә калган мәдәни чара турында фото һәм видео материаллар кулланып ясалган презентация һәм эссе формасында иҗади эшләр бәйгесендә катнашты. 

Май аенда тутырылган көндәлекләр һәм иҗади эшләр укучылар арасында узган шәһәр бәйгесендә «Укучының иң яхшы мәдәни көндәлеге» номинациясе буенча катнашты. Чаллы шәһәре Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, мәдәният идарәсе белгечләреннән торган жюри җиңүчеләрне билгеләде. 

«Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре

Мәктәп

Сыйныф

ФИО

1.

61 нче гимназия

Сәүбәнова Алинә

2.

50 нче урта мәктәп

Диярова Самира

3.

14 нче гимназия

Низамов Нияз

4.

52 нче мәктәп

Шаһиев Эмиль

5.

58 нче мәктәп

Поваренкин Ратмир

6.

14 нче гимназия

Завьялова Есения

7.

33 нче мәктәп

Мужевика Олеся

8.

 78 нче Пушкин пролицее

Карманова София

9.

 1 нче мәктәп

Мусина Элина

10.

 33 нче мәктәп

Григорьев Лев

11.

58 нче мәктәп

Нәбиева Альбина

12.

 3 нче мәктәп

Закиров Раниз

 

 

Поделиться: