Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз (6+)
12
Май 2022
Пәнҗешәмбе
24 нче санлы китапханә «Самара өлкә балалар китапханәсе» ДБМУсе оештырган «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XIII Халыкара акциясенә кушылды. Китапханәдә Н.Кайманов исемендәге кадет мәктәбе укучылары Девиденко Анастасия, Крысова Виктория һәм Шакирова Эльвина сугыш турында әсәрләр укыды. Уку өчен кадетлар «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында» сериясеннән А. Митяевның «Землянка» һәм С. Алексеевның «Сто рассказов о войне» китапларын сайлады. Бу әсәрләр сугыш елларына кереп чумарга, солдатларның батырлыгы, ныклыгы, геройлыгы белән Ватаныбызны саклап калган кырыс сугыш елларын аңларга ярдәм итә. Әлеге акция балаларны Бөек Ватан сугышы турында иң яхшы әсәрләр белән таныштыруны дәвам итә. |