Китапханә V Бөтенроссия фәнни укуларында катнашты (18+)
Шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Ф.М.Достоевскийның тууына 200 ел тулуга һәм Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган «Тел тарихы көзгесендә сүз» (Абрамов укулары) халыкара катнашуы белән V Бөтенроссия фәнни укулары катнашучысы булды. Китапханәчеләр «Катлаулы, әмма мавыктыргыч уку остасы: Фёдор Михайлович Достоевский» дигән күргәзмә тәкъдим итте. Конференциядә катнашучыларны аеруча XIX – XX гасыр башы китаплары һәм вакытлы матбугат басмалары кызыксындырды. Мәсәлән, «Энциклопедический словарь Брокгауза и Эфрона», «Вестник Европы», «Народная энциклопедия», аларда төрле елларда Фёдор Михайлович Достоевскийның хатлары, авторның әсәрләренә карата тәнкыйть мәкаләләре, биографик очерклар басылып чыга.
|