«Гафу ит безне, Җирәнкәй!»: әңгәмә-фикер алышу (12+)

29 сентябрь көнне 10 нчы санлы китапханә мәктәп укучыларын Е. Габованың «Не пускайте Рыжую на озеро» хикәясе буенча «Гафу ит безне, Җирәнкәй!» дигән әңгәмә-фикер алышу чарасына чакырды. 

рыжая
10ф.Читаем отрывок
10ф. Беседа-обсуждение

Фикер алышу барышында балалар хикәядәге проблемаларны ачыклады, чөнки аларның һәрберсе андагы ситуацияләр – явызлык, ваемсызлык һәм кеше язмышына карата битарафлык, әхлакый сайлау һәм үз гамәлләрең өчен җавап бирү белән очрашып тора. 
Җиденче сыйныф укучылары авторның әсәр геройларына карата мөнәсәбәтенә игътибар итте һәм, сәләте булмаса, Светка Сергеева нинди хәлләргә юлыгырга мөмкин булуы турында үз фикерләрен белдерде. Алар эчке бер сафлык һәм көчкә ия, явызлыкны җиңә белүче төп геройга карата симпатия белдереп,үз фикерләрен яклады, сыйныфташларының Светкага карата булган мөнәсәбәтенең сәбәбен эзләделәр. 
Шуннан соң укучылар китапханәче белән берлектә Светканы В. Железниковның «Чучело» китабындагы Лена Бессольцева белән чагыштырды. Алар яшүсмерлек чорында явызлык мәсьәләсе турында уйланды, әлеге бәланың сәбәпләре итеп кыюсызлык хисе, гаиләдә һәм яшьтәшләр арасында үзара аңлашу булмауны атады. 
Чара азагында балалар әйләнә-тирәдәге кешеләргә игътибарлырак булырга, кайгырту һәм шәфкатьлелек күрсәтергә дигән нәтиҗәгә килде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: