«Укырга, иҗат итәргә һәм ял итәргә вакыт!»: Ишегалды көненә интерактив мәйданчык (0+)
Җәй – иң күңелле ял, мавыктыргыч уеннар, ярышлар, матур бәйрәмнәр вакыты. 12 августта 15 нче санлы китапханә 44 һәм 45 нче микрорайонның җирле иҗтимагый үзидарәләре оештырган «Ишегалды көне» бәйрәменә кушылды. Кичә дәвамында 44/19 йорты ишегалдында китапханә тарафыннан оештырылган «Укырга, иҗат итәргә һәм ял итәргә вакыт!» дигән интерактив мәйданчык эшләде. Анда яшәүчеләр бик мавыгып «Әкият юлы буйлап», «Кем «Мяу» диде?», викторинасы сорауларына җавап бирде; «Төн алдыннан әкият», «Китапханә каласы», «Зирәкләр шәһәре» бәйгеләрендә укыган әсәрләрен һәм мәкальләрне искә төшерделәр; «Шалкан» әкиятен сәхнәләштерделәр; «Тату гаилә» хәрәкәтчән уенында актив катнаштылар; бергәләп җырлар җырладылар. Бәйге һәм викториналарда иң актив катнашучылар китапханәдән бүләккә китаплар алды. Бәйрәм кунаклары өчен «Китаплар планетасы» күргәзмәсе әзерләнгән иде, шулай ук китапханәбезнең визиткалары таратылды. |