Китапханәдә Йолдызлар клубы (12+)

Бесплатно

Шәһәр үзәк китапханәсенең Балалар һәм яшүсмерләр бүлегендә  «Starfans Tatarstan» клубы уңышлы гына эшләп килә. «Йолдызлар сугышы» сагасы белән мавыгучылар бергә җыела, үз кичерешләре, казанышлары белән уртаклаша, фикердәшләрен таба, китап һәм комикслар буенча фикер алыша, кызыклы чаралар уздыруда катнаша, һәм геройлар образларын булдыру өчен кино персонажлары киемнәрен әзерләүдә бер-берсенә булыша. 

Китапханәче Борисенко Варвара – «Йолдызлар сугышы» җанатары, ел саен уздырылучы STARFANS фестиваленә Мәскәүгә барачак. Командада – мандалорецлар (сугышчылар), империя офицеры, тви’лечка-биюче һәм дуслар, ярдәмчеләр.

Персонажлар киемнәрен егетләр-кызлар үз куллары белән әзерләде. Алар бу костюмнарны Парад вакытында подиумда тәкъдим итәчәк һәм арада иң яхшылары бүләкләр һәм призлар ала алачак. Җанатарларны утлы кылычлар белән дуэльләр, саберфайтинг буенча мастер-класслар көтә. Авторлар аллеясында катнашучылар рәссамнарның Йолдызлар сугышына багышланган кызыклы рәсемнәрен карый алачак.  

 

Поделиться: