Николай Гумилёв иҗаты буенча шигърият сәгате (16+)

28 апрельдә шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге Л.Б.Васильев исемендәге Кама автомеханика техникумы укучылары өчен танылган рус шагыйре, тәрҗемәче һәм әдәби тәнкыйтьче Николай Степанович Гумилевның 135 еллыгына багышланган «Хыялдагы рыцарь» дигән шигърият сәгате үткәрелде. 
Көмеш гасыр шигъриятен шагыйрь Николай Гумилев исеменнән башка күзалдына китереп булмый. 
Чара барышында укучылар хыялый, романтик, сугышчы һәм гашыйк рыцарь, Николай Гумилевның шигъри дөньясына кереп чумды. Аның шәхси тормышы: Африкага кыю сәяхәте, танылган шагыйрә Анна Ахматовага карата бәхетсез мәхәббәте, үзенең шигърият мәктәбен булдыруы, Беренче бөтендөнья сугышы елларында күрсәткән батырлыклары һәм вакытсыз үлеме турында бик күп яңа мәгълүмат алды. Аның «Романтические цветы», «Огненный столп» кебек яшүсмерлек чорыннан башлап гомеренең соңгы елларына кадәр басылып чыккан шигырь җыентыклары белән танышты. Чарада яңгыраган «Однообразные мелькают», «Ещё не раз Вы вспомните меня» романслары катнашучыларга тагын бер кат Николай Гумилевның шигырьләре никадәр моңлы, көйгә ятышлы булуын дәлилләде. 

Поделиться: