Библиотөн – 2021 сине көтә! (0+)

Бесплатно

24 апрель көнне Чаллы шәһәренең Үзәк китапханәсе барлык шәһәрдәшләребезне һәм кунакларны  «Библиотөн-2021» акциясендә катнашырга чакыра. 
«Библиотөн-2021» «Китап – йолдызларга юл» шигаре астында узачак һәм космоска беренче кеше, Юрий Гагаринның очышына 60 ел булуга багышлана һәм Фән һәм технологияләр елы уңаеннан үткәрелә. 

Үзәк китапханәгә килүчеләрне бай эчтәлекле программа көтә. Аның кысаларында «Сынаулар аша йолдызларга» дигән әдәби-музыкаль кичә (12+), Урал Закировның «Есть в космосе и наши следы…» китабы бенефисы; «Йолдызлар сугышы» геройлары белән берлектә «Борын-борын заманда ерак Галәмдә» исеме астында Пижама кичәсе; өстәл уеннары һәм мастер-класслар үткәреләчәк.
Әдәби «Китапханә төне»нең мәдәни программасы балаларга өчен дә, өлкәннәр өчен дә кызыклы итеп әзерләнә. Сез илебездә космонавтика үсешенең төп вакыйгалары; фотоматериалами, «Байконур» космодромы барлыкка килү чоры шаһитларының истәлекләре белән таныша; Илнур Гомәров, Лилия Мортазина, Эдуард Вәлиев, Фәридә Әхмәтова, Лилия Букеева, Радик Нигъмәтуллин, Динә һәм Алинә Гарифуллиналар башкаруында космос турында җырлар тыңлый; робототехника дөньясына сәяхәт кыла; «Космик сәнгать» арт-тимбилдингы вакытында фантазияле сюжет тудыра алачак; ә мавыктыргыч тәҗрибәләр сөючеләр өчен «Профессор Чудаков лабораториясе» оештырыла. «Космик фантазияләр» фотозонасы китапханәнең һәр кунагы өчен үзенчәлекле фотолар төшерергә мөмкинлек бирәчәк.  
Оештыручылар сезнең хәтерегездә, шулай ук фото һәм видеоларда озакка сакланачак мавыктыргыч чаралар әзерли. 

Чаллыда узачак «Библиотөн-2021» чарасына килми калмагыз!
Керү ирекле.

Илдәге һәм республикадагы эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә администрация шәхси саклану чараларын куллануыгызны сорый. 

Поделиться: