Шагыйрь Мансур Сафинның юбилеена багышланган әдәби кичә (16+)
13
Май 2019
Дүшәмбе
14 май көнне 15.00 сәгатьтә шәһәр Үзәк китапханәсендә шагыйрь Мансур Сафинның 70 яшьлек юбилеена багышланган «Мгновенья вечности – Мәңгелек мизгелләре» исемле әдәби-музыкаль кичә узачак. М. Сафин – туган якны өйрәнүче, тәрҗемәче, Россия Язучылар һәм Татарстан Язучылар берлекләре әгъзасы. Ул – үзенең әсәрләрен, җырларын, очеркларын Яр Чаллы шәһәренә һәм КАМАЗга багышлаган гаҗәеп язмышлы иҗат кешесе. Сезне кичәдә көтеп калабыз, керү ирекле. Белешмәләр өчен телефон: 70-12-52. |