Китап аша тынычлык һәм татулыкка (6+)

17нче санлы китапханә «Китап аша тынычлык һәм татулыкка» дигән яхшылык дәресе үткәрде.

фото к миру и согласию
IMG_20211112_125923
IMG_20211112_131001
IMG_20211112_152759

Чара башында балалар «толерантлык» төшенчәсе белән танышты һәм толерантлы кешегә хас сыйфатларны ачыклады. «Мин нишләр идем» уенында танылган әсәрләрдән өзекләр тәкъдим ителде, анда балалар геройларның гамәлләренә бәя бирергә тиеш булды. Китапханә кунакларына «Җиде таҗлы чәчәк» бәйгесе аеруча ошады. Алар толерантлы кешегә хас сыйфатлар күрсәтелгән таҗларны гына сайлап алды. Шулай ук яшь китап сөючеләр яхшылык һәм мәрхәмәтлелек турындагы «Что такое доброта» дигән шигырьне тыңлады, таралып яткан сүзләрдән мәкальне җыйды. Барысы да бик теләп  «Мы разные, но не чужие» мультфильмын карады һәм, башка кешеләрне аңлый белергә, аларның мәдәниятенә, карашларына һәм гореф-гадәтләренә уңай мөнәсәбәттә булырга кирәк, дигән нәтиҗә ясады. Чарада «Толерантлык – тынычлыкка юл» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: