Онытылган уеннар белән чемодан (6+)
17
Июнь 2022
Җомга
Мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен шәһәр Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Онытылган уеннар белән чемодан» дигән әдәби-күңел ачу программасы уздырды. Җәйге каникуллар вакытында балаларның бер урында утырып кына торасы килми, алар йөгерә, сикерә, хәрәкәтләнә һәм шуклана! Менә бүген дә яраткан мультфильм геройлары Бал Корты Майя һәм чикерткә Кузя белән бергә балалар күңелле хәрәкәтчән уеннар, викториналар һәм табышмакларның гаҗәеп җәйге иленә кереп чумды. Алар чәчәкләр турында табышмаклар чиште, кош һәм бөҗәк исемнәрен искә төшерде, туплы уйнады, рогаткалардан атты. Алар вакытларын күңелле һәм шатлыклы итеп үткәрде. |