Ихтыяр көче сыгылмас кеше (12+)

Татар шагыйре, прозаик, драматург Фәнис Яруллинның 85-еллыгына 14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре «Фәнис Яруллин – батыр йөрәкле әдип» дигән әдәби кичә уздырды.

яруллин
14ф.Яруллин
14ф Яруллин
14ф.Ф.Яруллин
14фил Яруллин
14 Выставка

Чара «Татар язучылары: китаплар һәм язмышлар» программасы кысаларында узды. Балалар язучының балачагы, мәктәп һәм яшьлек еллары белән танышты, аның күңелендә ничек итеп шигърият чаткылары тууы һәм яшәве турында белде. Авыр фаҗигале язмышына карамастан, язуны, иҗатны ташламаган һәм үзенең бөтен гомерен шуңа багышлаган шәхес язмышы укучыларда аеруча зур кызыксыну тудырды. Чара китапханәче һәм укучыларның шагыйрь шигырьләрен татар һәм рус телләрендә укуы,  «Фәнис Яруллин» дигән электрон презентацияне карау белән үрелеп барды.

Балалар аның шигырьләре, повестьлары, пьесалары, әкиятләренең актуаль булуы, аларның укучылар тарафыннан яратып укылуы турында белде. Чөнки ул үзен борчыган һәм дулкынландырган мәсьәләләр, үзе кичергән хис-кичерешләр турында яза. Ф.Яруллин шигырьләренә язылган җырлар беркемне дә битараф калдырмады. Укытучыларга багышланган «Сез иң күркәм кеше икәнсез» һәм тормыш иптәше Нурсия ханымга багышлап язылган «Язмыш бүләге» җырлары яңгырады.

Язучының иҗаты М.Җәлил исемендәге республика премиясенә, ТРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды, аңа «Татарстан Республикасының Халык шагыйре» дигән мактаулы исем бирелде.

Укучылар игътибарына «Фәнис Яруллин – батыр йөрәкле язучы» дигән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.   

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: