«Кеше һәм Галәм»: интерактив сәгать (6+)

14 нче санлы китапханә хезмәткәрләре балалар өчен Космонавтлар көненә багышланган интерактив сәгать уздырды. 

Человек и Вселенная
космос2
космос1 (2)
космос1 (1)

Чарада катнашучылар тарихи экскурска кереп чумды: хайваннар белән беренче иярченнәрне җибәрү, дөньяның беренче космонавты Юрий Гагарин, ачык космоска чыккан беренче кеше Алексей Леонов һәм берүзе Галәм киңлекләрен яулаган иң беренче хатын-кыз Валентина Терешкова турында күп кенә яңа һәм кызыклы мәгълүмат алдылар. Китапханәченең космик ракеталар ясаучы С.П.Королев тормышы турында сөйләгәнен зур кызыксыну белән тыңладылар. Космос турында әңгәмә газета һәм журналларда басылып чыккан соңгы, аз билгеле булган фактларга нигезләнеп алып барылды. Балалар шулай ук «Космик очыш» викторинасында, «Космик кораб рәсемен яса» бәйгесендә актив катнашты. Космик очышлар тарихыннан документаль видеокадрлар күрсәтелде, балалар Юрий Гагарин тавышын ишетте, шулай ук «Трава у дома» һәм «Знаете, каким он парнем был» җырлары яңгырады.
Чарада катнашучылар алдан ук «Йолдызлы күк йөзе» темасына рәсемнәр ясап алып килгән иде.

#Поехали! #Мечтыокосмосе #ДеньКосмонавтики

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: