Чаллылылар тоталь диктант язды (12+)

Чаллы шәһәренең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы икенче тапкыр Тоталь диктантта катнашучыларны кабул итте. «Тоталь диктант» акциясе шәһәр Үзәк китапханәсе мәйданчыгында үтте. Китапханә системасы хезмәткәрләре белән бергә дистәләгән шәһәрдәшләр диктант язды. Россиянең дәүләт теле буенча үз белемнәрен 50дән артык кеше сынап карады. Белем акциясенең иң өлкән катнашучысына 83 яшь, ул – Ваганова Людмила Васильевна.

диктант
4b37f677-eeaa-4efc-9cc2-bc1a65b8c4dd
8ffd6e37-caad-49dd-bf9b-96aa074d320e
ee8a8b51-bf69-4582-a6dd-6f380f286c50
5abec965-a67b-4ccd-9303-9350c5d73ac1
24d4382f-0206-4f7a-8cc5-37e26c7bc469
ebafe47d-6e2b-4d3b-8ec1-8f8c225e5eab
f0bad9da-6a32-4e0a-beeb-b3a546dd6a35
a4e0bf6b-c973-4520-bd29-6ba9840f88c0

Бу юлы диктантның авторы итеп «Большая книга» премиясе лауреаты, язучы Марина Степнова сайланды. Ул Тоталь диктант өчен «Девятисотый» дип аталган текст язды. Безнең зонада аның «Гроза» дип аталган өченче өлеше язылды.   

Акциядә катнашучыларга диктант текстын үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Гайнуллина Венера Марсиловна укыды. 

Чаллылыларның диктантны ни дәрәҗәдә яхшы язуы берничә атнадан билгеле булачак.

 

 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: