Чаллы халкы каһарман шагыйрь М.Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алды (0+)
Һәр елны 25 август көнне Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендә урнашкан Җәлил һәйкәле янына киң җәмәгатьчелек халкыбызның батыр уллары хөрмәтенә чәчәк бәйләмнәре китерә. Кичәне тантаналы рәвештә Комсомол районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Гафур кызы Вәлиева башлап җибәрде. Чаллы бүлеге язучылар оешмасы рәисе, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Факил Сафин үз чыгышында Җәлил һәм җәлилчеләрнең бөтен дөнья халкы тормышында мөһим урын алуларын билгеләп үтте. Шәһәребезнең танылган шагыйрьләре Әнвәр Шәрипов, Әлфия Ситдыйкова, Айрат Суфиянов, Зимфира Исламова, «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары Рушания Гыйләҗева, Равил Мостафин герой-шагыйрьнең һәм үзләре иҗат иткән патриотик, туган илгә дан җырлаучы әсәрләрен тамашачыга тәкъдим иттеләр. Мусаның шигырьләре халык күңелендә мәңге яшәвен дәлилләп, укытучы һәм укучылар тарафыннан «Җырларым» шигыре яңгырады. Кичә бер минут тынлык һәм һәйкәлгә чәчәк кую белән тәмамланды.
|