«Игътибар, грипп» сәламәтлек сәгате (6+)

Грипп һәм башка кискен респиратор вирус инфекцияләре (ОРВИ) авыручы кешеләр саны буенча беренче урында тора. ОРВИ белән авыру көзге-кышкы чорда аеруча югары. Үзәк китапханәнең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан «Сәламәтлек» клубы кысаларында  «Игътибар, грипп» темасына сәламәтлек сәгате үткәрелде.

9621ff43-d618-422a-b952-e5e06c24fdcd
ce4f6b13-0d44-4da7-b7f6-3d0c0d46bb84

Чараны алып баручы гриппны башка чирләрдән аерып торучы билгеләре, аның нәтиҗәсендә барлыкка килүче авырулар, вируслардан саклану ысуллары, прививкалар өчен вакциналарның күптөрлелеге һәм аларның нәтиҗәлелеге турында сөйләүче китаплар белән таныштырды. Китапханәче катнашучыларга Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының инфекция авырулары буенча белгечләре әзерләгән грипп турында мәгълүматны күрсәтте. Чара азагында катнашучылар үзләренең бу авырудан саклану өчен нинди халык дәвалау чаралары кулланулары турында киңәшләре белән уртаклашты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: