«Иммунитетыңны ныгытсаң, күп бәладән котылырсың» сәламәтлек сәгате (12+)

Яшәү, ярату, иҗат итү һәм бәхетле булу өчен һәр кешегә сәламәтлек кирәк. Ныклы сәламәтлек булсын өчен, иммунитетны ныгытырга кирәк. 

_67afbe68-182b-4e53-bb0e-caa240674ca7
_21113196-7d3b-4e61-ba1f-ee5b5f3bc10b
_b54b1353-7551-460e-bdb6-c2513c148e5e
Иммунитет

Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре «Сәламәтлек» клубы кысаларында «Иммунитетыңны ныгытсаң, күп бәладән котылырсың» дигән сәламәтлек сәгате уздырды.. Алып баручы кеше организмының яшерен резервларын эшкә җигәргә һәм иммунитетны ныгытырга ярдәм итәчәк китапларга күзәтү ясады. Катнашучылар үз сәламәтлекләренә зыян китермәс өчен, ничек дөрес итеп иммунитетны күтәрергә һәм ныгытырга икәлеге турында белде, иммунитет төшү сәбәпләре турында фикер алышты. Чыныгуның файдасы һәм кеше организмына зарарлы микробларның йогынтысы турында ишетте. Дөрес туклану, йокы режимы, ял һәм сәламәт тормыш рәвеше тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: