«Шифалы үләннәр сере» сәламәтлек сәгате (12+)

Шәһәр үзәк китапханәсенең комплекслы хезмәт күрсәтү бүлеге тарафыннан «Сәламәтлек» клубы кысаларында «Шифалы үләннәр сере» дигән темага сәламәтлек сәгате уздырылды һәм табигатьнең бер могҗизасы – үзләрендә бик күп серләр саклаучы гаҗәеп дару үләннәренә багышланды. Чараны алып баручы төрле вавыруларны дәвалау өчен дару үләннәрен әзерләү һәм куллану, аларның файдалы үзлекләре турында сөйләүче китаплар белән таныштырды. Чара барышында катнашучылар урманда, кырларда һәм болыннарда гына түгел, ә үз өебез янында да үсә торган дару үләннәре турында күп кенә яңа мәгълүматларны белде. Кунаклар үзләре дә аларны дөрес итеп җыю, саклау һәм төрле авыруларны дәвалау өчен куллану турында киңәшләре белән уртаклашты.  

 

Поделиться: