«Минем ишегалдында спорт» сәламәтлек сәгате (0+)
24
Июнь 2024
Дүшәмбе
21 июнь Үзәк балалар модель китапханәсе ишегалды мәйданчыгында Халыкара Олимпия көненә багышланган «Минем ишегалдында спорт» дигән сәламәтлек сәгате уздырды. Бу – 23 июнь көнне күп кенә илләрдә үткәрелүче бөтендөнья бәйрәме. Әлеге көнне билгеләп үтеп, Халыкара Олимпия комитеты «хәрәкәтләнергә» һәм «үсеш кичерергә» дигән төп кагыйдәләргә таяна. Ишегалдында йөрүче барлык балаларга вакытларын актив ял белән уздырырга һәм хәрәкәтләнеп алырга тәкъдим ителде. Кызлар һәм малайлар спорт әйберләре белән бик теләп бадминтон, туплы уйнады, обруч әйләндерде, скакалка сикерде, боҗрага туп атуда ярышты. |