«Моңсулыкны һәм эшсезлекне яхшы кәеф һәм күңел ачуга алыштырабыз» сәламәтлек сәгате (12+)

7 ноябрь көнне, «Яшьләр сәламәт тормыш рәвеше өчен» шәһәркүләм наркотикларга каршы акциясе кысаларында, 15 нче санлы китапханә өлкән сыйныф укучылары өчен «Моңсулыкны һәм эшсезлекне яхшы кәеф һәм күңел ачуга алыштырабыз» дигән сәламәтлек сәгате уздырды.
Чара сәламәт туклану принциплары, көн режимы, физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүнең кеше сәламәтлеге һәм гомер озынлыгына йогынтысы турында яшүсмерләр белән фикер алышудан башланды. Алга таба балаларны иҗади бәйгеләр, танып белү уеннары һәм викториналар көтте. 

Яшьләр зур кызыксыну белән «Акыл өчен күнегүләр» уенында филвордта шифрланган спорт төрләре атады. «Халык зирәклеге» уенында алар зарарлы һәм файдалы гадәтләр белән бәйле мәкаль-әйтемнәрне искә төшерде. «Спорт әдәби геройлар тормышында» викторинасында яшүсмерләр тапкырлыкларын һәм укымышлылыкларын күрсәтте.  
Чара «Физкультура, спорт һәм актив тормыш рәвеше турында хакыйкать һәм мифлар» интеллектуаль уены белән тәмамланды. Анда балаларга сәламәт тормыш рәвеше турында кайсы  фикерләрнең дөрес, ә кайсылары ялган булганын ачыкларга кирәк булды. 
Сәламәтлек сәгате балаларның белемнәрен киңәйтеп кенә калмады, ә алаоны сәламәт тормыш рәвеше алып барырга рухландырды. 

 

Поделиться: