«Бик файдалы гадәтләр» сәламәтлек сәгате (6+)

9 апрельдә 10 нчы санлы китапханә беренче сыйныф укучыларын Бөтендөнья сәламәтлек көнен бәйрәм итүгә багышланган чарага чакырды. 
Чара барышында китапханә хезмәткәре балаларны файдалы гадәтләр белән таныштырды, ничек һәм ни өчен көн тәртибен үтәргә, зарядка ясарга, кояшлы көндә баш киеме кияргә кирәклеге һәм, бу гади кагыйдәләрне үтәмәгән очракта, нәрсә булырга мөмкинлеге турында сөйләде. Китапханәче белән берлектә укучылар «Сәламәт туклану», «Чыныгу» һәм «Шәхси гигиена» станцияләрендә булды. Яшь китап сөючеләр физкультура һәм спорт, гигиена һәм файдалы гадәтләр сәламәтлекне ныгыта, ихтыяр көче һәм характер тәрбияли дигән нәтиҗәгә килде.

полезнве привыски
10ф. Час здоровья «О-о-очень полезные привычки». Отвечаем на вопросы викторины
10ф. Час здоровья «О-о-очень полезные привычки». КВ (1)
10ф. Час здоровья «О-о-очень полезные привычки». КВ (2)
10ф. Час здоровья «О-о-очень полезные привычки». Станция «Здоровое питание»
10ф. Час здоровья «О-о-очень полезные привычки»

Сәламәтлек сәгате вакытында балалар шулай ук чара темасы буенча бик күп табышмаклар чиште, «Сәламәтлек әлифбасы» викторинасында һәм «Мәкальне тәмамла» бәйгесендә катнашты.
Чара азагында укучылар «Маша и медведь» сериясеннән «Будьте здоровы!» мультфильмын карады.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: