«Сезнең өчен халык медицинасы»: сәламәтлек сәгате (18+)

Ел саен 7 апрельдә бөтен дөнья буенча Сәламәтлек көне билгеләп үтелә. Бу көнне 1 нче санлы китапханәдә «Сезнең өчен халык медицинасы» дигән сәламәтлек сәгате үтте. Халык медицинасы дәвалануда иң борынгы ысулларның берсе санала. Ул традицион булмаган медицинаның бер өлеше булып тора. Китапханәче күп кенә авыруларны кисәтү һәм дәвалауда халык тәҗрибәсенең искиткеч тупланмасы, һәм шулай ук тән тиресен карау буенча халык медицинасы рецептлары турында сөйләде. Чара азагында катнашучылар үзләре белгән һәм тормышта кулланып караган дәвалану ысуллары белән уртаклашты. 

Поделиться: