«Без сәламәт яшәү рәвеше сайлыйбыз» сәламәтлек сәгате (16+)

IMG_20170929_145525
IMG_20170929_141529
IMG_20170929_141253

29 нчы сентябрь көнне 23 нче номерлы китпханәгә  «Без сәламәт яшәү рәвеше сайлыйбыз» дип аталган сәламәтлек сәгатенә «Мин сәламәт яшәү рәвеше яклы» дип аталган эмблемалар бәйгесендә катнашучы укучылар чакырылды. Әлеге бәйге, «Мәрхәмәтле эшләр эстафетасы «Добрый Татарстан» – «Мәрхәмәтле Татарстан» көзге мәрхәмәтлелек атналыгы» акциясе кысаларында, 23 нче номерлы китапханә һәм ТОС «УЮТ» белән берлектә үткәрелгән иде.

Чара барышында яшүсмерләргә «Сәламәт яшәү рәвеше нигезләре» турында видеоролик күрсәтелде, шулай ук балалар «Кеше һәр яктан матур булырга тиеш» дигән исемләнгән эшлекле уенда катнаштылар. Уен барышында балалар бар яктан да камил кешене  Л.Н. Толстой, Н. Заболоцкий, Э. Бронте, Д. С. Лихачёв, А. Яшин әсәрләре буенча  тасвирладылар. Сәламәт яшәү рәвеше буенча үткәрелгән тестлар аеруча кызыксыну уятты.

Чараның кунагы – «SMART GYM» фитнес-клубы  хемәткәре – яшүсмерләргә спорт белән шөгыльләнүнең һәм физик яктан сәламәт булуның кеше өчен ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде.

Чара эмблемалар бәйгесенә йомгак ясау һәм җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: