«Без тормышны сайлыйбыз!» сәламәтлек сәгате (6+)

Халыкара наркотиклар куллануга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне кысаларында, 26 июнь көнне 23 нче санлы китапханәдә яшүсмерләр өчен «Без тормышны сайлыйбыз!» дигән сәламәтлек сәгате уздырылды.
Чарада слайд-презентация ярдәмендә китапханәче тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр эчү, наркотиклар куллануның зарары, наркотикларга бәйлелектән үлем очракларының куркыныч саннары турында сөйләде, РФның наркотикларны саклау һәм таратуны тыючы хокукый документлары белән таныштырды.

рллрр
23ф. Час здоровья «Мы выбираем – жизнь!» (2)
23ф. Час здоровья «Мы выбираем – жизнь!» (3)
23ф. Час здоровья «Мы выбираем – жизнь!» (4)
23ф. Час здоровья «Мы выбираем – жизнь!» (5)
23ф. Час здоровья «Мы выбираем – жизнь!»
23ф. Час здоровья «Мы выбираем – жизнь!» (1)

Китапханә хезмәткәрләре балалар белән бергә «Ни өчен җәмгыятьтә наркоманлык проблемасы яши?», «Ни өчен яшьләр наркотиклар куллана башлый?», «Наркоманлыктан ничек сакланырга?» кебек сораулар буенча фикер алышты. Катнашучылар наркотикларның кеше организмына зыяны турында видеофильм карады, «Наркотикларсыз тормыш» танып белү викторинасы сорауларына җавап бирде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: