«Кем чыныгу белән дус – беркайчан да борчылмый!» сәламәтлек сәгате (0+)

9 октябрьдә 1 нче санлы мәгълүмати-китапханә үзәгендә «Кем чыныгу белән дус – беркайчан да борчылмый!» дигән сәламәтлек сәгате узды. Чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты, анда Сәламәтлек иленә ничек барып җитәргә, авырмас, нык булып үсәр өчен, үз сәламәтлегеңне ничек кайгыртырга кирәклеге турында белде. 

нпос
IMG-20241009-WA0010
IMG-20241009-WA0018
Балалар бик теләп «Витаминнарны җый», «Зарарлы һәм файдалы ризыклар» уеннары уйнады, гигиена чаралары турында табышмаклар чиште, «Микроблар турында әкият»не тыңлады. Күңелле  физкультминутта алар үзләренең көчен һәм осталыкларын күрсәтте. Чара азагында катнашучылар сәламәт тормыш рәвеше алып барырга һәм беркайчан да чирләмәскә сүз бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: