«Сандыктагы могҗизалар»: табышмаклар сәгате (0+)
21
Февраль 2023
Сишәмбе
Балалар һәм яшүсмерләр бүлеге хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Сандыктагы могҗизалар» дигән табышмаклар сәгате уздырды. Сәяхәт башында тылсымлы сандыкның килеп чыгуы сюрприз булды, һәм балалар аның кайсы әкияттән булуын белде. Алар бик теләп табышмаклар чиште, сорауларга җавап бирде, әкияттәге әйберләрне таныды, әкиятләрне һәм әкият геройларын искә төшерде. |