«Гаиләмдәге Җиңү турындагы истәлек» хатирәләр сәгате (18+)

9 май — календарьдагы бер көн генә түгел. Ул күз яшьләре, ул әтидән килгән соңгы хат, ул каралган ипи кисәге һәм күптән көтелгән «Җиңү!». Бу ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына, һәм әлбәттә, үз әти-әниләрең һәм туганнарыңа хөрмәт күрсәтү. Ул әле Җиңүнең массакүләм шигъри кайтавазы да. Меңләгән фронтовиклар, корреспондентлар һәм шагыйрьләр шигырьләр язган, аларның күбесе шәхси көндәлекләрдә, фронт газеталарында калган яки бөтенләй югалган. Китапханәче С. Гудзенконың «Наше поколение» һәм С. Михалковның «После победы» шигырен укыды.

13 ф. 05.05.26 Час воспоминаний Память о Победе в моей семье 2
13 ф. 05.05.26 Час воспоминаний Память о Победе в моей семье 3
13 ф. 05.05.26 Час воспоминаний Память о Победе в моей семье 4
13 ф. 05.05.26 Час воспоминаний Память о Победе в моей семье 5
13 ф. 05.05.26 Час воспоминаний Память о Победе в мой семье 1

«Танып белү сишәмбесе» программасында катнашучылар үз әти-әниләре турында хатирәләр белән уртаклашты, гаиләдә сакланучы ядкарьләрне алып килде. Тормыш һәм тынычлык бүләк иткән барлык кешеләргә аеруча җылылык белән рәхмәт сүзләре яңгырады. Чөнки бар катнашучылар сугыштан соң туган, 1946 елның мартында туган «сугыштан соңгы чор баласы» бар. Чарада катнашучыларның берсе үзенең ата-анасы турында яза торган китабыннан өзекләр белән уртаклашты. Орденнар, медальләр, хәтер буыннан буынга тапшырылып килә. Бу киләчәк буын өчен бик яхшы тәрбия. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: