«Карлы назлы кышкы әкият»: күңелле уеннар сәгате (0+)

14 гыйнварда 8 нче санлы балалар китапханәсе мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Карлы назлы кышкы әкият» дигән күңелле уеннар сәгате уздырды.

зима
IMG_9576
IMG_9606
IMG_9633
IMG_9609
IMG_9615

Яшь китап сөючеләр кыш турында табышмаклар чиште һәм «Мороз-Иванович», «Снегурочка», «Зимовье зверей» кебек әкиятләр белән танышты. Очрашу барышында нәниләр матур кар бөртекләренең ничек һәм каян барлыкка килүе, кызыл карның кайда булуы, иң зур кар бөртегенең нинди зурлыкта булуы турында белде. Бик теләп «Кар өеме», «Кар бөртекләрен җый», «Кышын без нишлибез?» дип аталган хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар.
Чара «Снеговик-почтовик» мультфильмын карау белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: