«Кыш Бабай остаханәсе» иҗат сәгате (6+)

9 декабрьдә 16 нчы санлы китапханә башлангыч сыйныф укучылары өчен «Кыш Бабай остаханәсе» дигән иҗат сәгате уздырды. Очрашуның башында балалар чыршы уенчыклары барлыкка килү тарихы белән танышты, чыршыны бизәү традициясенең кайчан тууы, бүгенге көндә илебезнең кайсы урынында чыршы уенчыклары ясаулары турында белде. Алга таба малайлар һәм кызлар якынлашып килүче тылсымлы яңа ел бәйрәме рухына кереп чумды. 

20251209_170035
20251209_173118
20251209_173123
20251210_155645
20251210_155706

Алар үзләренең яраткан чыршы уенчыклары турында сөйләде, кышкы табышмакларны чиште, тылсымлы яңа ел әкиятләрен искә төшерде. Чара азагында балалар иҗатка кереп чумды  – үз куллары белән тозлы камырдан чыршы уенчыклары ясады. Һәрберсенең бәйрәмнең гүзәле – чыршыны бизәячәк кабатланмас үз уенчыгы барлыкка килде. Мастер-класста катнашучылар күңелле яңа ел кәефе алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: