«Без бердәм, димәк, җиңелмәс» толерантлык сәгате (0+)

Халыкара толерантлык көнен бәйрәм итү кысаларында, 14 нче санлы китапханәдә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Без бердәм, димәк, җиңелмәс» исеме астында чара оештырылды. 
Зур энтузиазм белән балалар әкияти Толерантлык Патшалыгына мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты. Бу патшалык картада күрсәтелмәсә дә, һәркем аны үз йөрәгендә, күңелендә һәм уйларында таба ала. Сәяхәт вакытында балалар дуслык, үзара аңлашу, мәрхәмәтлелек һәм теләктәшлек турында үз белемнәрен киңәйтеп кенә калмады, ә изге гамәлләрне бары тик ачык күңелле чын-чынлап яхшы кеше генә кыла алуын аңлады.  

14 ф. 5частолерант
14 ф. 4частолерант
14 ф. 3частолерант
14 ф. 2частолерант
14 ф. 1частолерант

Китапханәче шулай ук балаларга якынлашып килүче бәйрәм – Әниләр көне турында искә төшерде. Чөнки әни — балаларын ничек бар шулай яратучы кеше. Китапханәче чакыруы буенча балалар, үз әниләре өчен комда чәчәкләр рәсемнәре ясады. Очрашу азагында алар өчен «Әниемә гөлләмә» мастер-классы үткәрелде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: