«Бергәләп уку күңелле» Гаилә белән китап уку сәгате (6+)

28 февраль көнне 13 нче санлы китапханәдә «Бергәләп уку күңелле» исемле гаилә белән китап уку сәгате узды. Анда олы һәм кече яшьтәге китап сөючеләр катнашты.

13ф. час семейного чтения (2)
13ф. час семейного чтения (1)
13ф. час семейного чтения (1)

Бу көнне һәрберсе үзенең күңеленә хуш килгән китап яисә шөгыльне эзләп таба алды. Китапханәчеләр катнашучыларны яңа әдәбият белән таныштырды, «Китап гаиләне берләштерә» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды: балаларга танып белү һәм акыл дәрәҗәсен үстерү юнәлешендәге әдәбият тәкъдим ителде, ә әти-әниләр тәрбия, балаларның сәламәтлеген ныгыту турындагы китап һәм журналлар, гаилә белән укуны күзалдында тоткан китаплар белән танышты.

Чарада катнашучылар үз гаиләләрендә нинди әдәбият күбрәк укылуы хакында сөйләде һәм шул китапларга реклама ясады, бер-берсенә «Гаилә табышмаклары» әйтеште. Кичәдә балалар күңелле һәм файдалы итеп ял итте, ә әти-әниләр күптән укыган әсәрләрен искә төшерә алды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: