«Әйдәгез танышыйк» хокук белемнәре сәгате (0+)

20 ноябрь Халыкара бала хокуклары көнендә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен  аларның хокуклары турында мөһим әңгәмә узды. Туганнан башлап һәр кеше үз хокукларына ия, аларны җир йөзендәге төп оешма – Берләшкән Милләтләр оешмасы яклый. Китапханәче балаларга аларның һәркайсы туганда исем алырга, белемгә, гаиләгә, медицина ярдәменә, ял итәргә һ.б. хокуклы булуы турында сөйләде. Нәниләр зур кызыксыну белән «Без хокуклы» уены уйнады.

час права
17ф. имя права
17ф. права имя
17ф. твои права

Төп игътибар нәни китап сөючеләрне исемле булу һәм гаиләгә хокук белән таныштыруга юнәлдерелде. Уен формасында тормышта бу хокукны тормышта кулланырга өйрәнделәр. Балалар үз исемнәренең назлы әйтелеше ничек яңгыравын әйтеп күрсәтте. Кызыл калфак, Айболит, Гүзәл Василиса кебек кызыклы исемнәр белән аталган әкият геройларын искә төшерделәр һәм теләсә нинди исемле башка кешеләрне хөрмәт итәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар. Чара азагында балалар «Лунтик. Имя» мультфильмы сериясен карады.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: